ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада Бөтенроссия билбау көрәше турниры узачак
Спорт
  • 03 Декабрь 2025 - 12:35
  • Караулар: 66

5 декабрьдән 8 декабрьгә кадәр «СИБУР Арена НК» спорткомплексында билбау көрәше буенча РФ атказанган спорт мастеры Шамил Садриев истәлегенә багышланган бөтенроссия турниры узачак. Тантаналы ачылыш 6 декабрьдә 13:30 сәгатьтә була.

Ярышлар 2008-2010 елгы егетләр һәм кызлар арасында уза. Ел саен үткәрелә торган турнир гадәттәгечә Россия төбәкләреннән генә түгел, якын чит илләрдән дә 200 гә якын спортчыны җыячак.

Шамил Садриев – билбау көрәше буенча ике тапкыр дөнья чемпионы, Татарстан, Россия, Европа һәм дөнья чемпионатларында берничә тапкыр җиңүче. Ул Түбән Кама районында спорт көрәшләрен популярлаштыруга һәм үстерүне пропагандалауга бәяләп бетергесез өлеш керткән.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^