6 һәм 7 декабрьдә «БАЗА» креатив индустрияләр үзәгендә кыска һәм озын нардлар буенча «Кама аръягы кубогы» ачык турниры узачак. Катнашу өчен оештыру кертемен түләргә һәм түбәндәге сылтама буенча форманы тутырырга кирәк: https://forms.gle/9HnGrDVV9wfhacHW7 .
Даталар һәм дисциплиналар:
6 декабрь — озын нардлар (блиц): 5 очкога кадәр, 3 җиңелүгә кадәр, вакыт контроле 2 мин + 8 сек.
7 декабрьдә — кыска нардлар: 5 очкога кадәр, 3 җиңелүгә кадәр, вакыт контроле 10 мин + 8 секунд.
Приз фонды:
— 250 000 сум - озын нардлар
— 250 000 сум - кыска нардлар
Кертем: һәр дисциплинада 3 000 сум.
Өстәмә программа:
Бер пойнтлы турнирлар (озын һәм кыска нардлар буенча) — 1 000 сум кертем.
Сетка төп турнирның 3 нче турыннан соң формалаша.

