ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада «Вызов Первых» бөтенроссия проектының муниципаль этабы тәмамланды
Спорт
  • 16 Май 2025 - 15:15
  • Караулар: 83

Бүген «СИБУР Арена-НК» спорт комплексы территориясендә «Вызов Первых» бөтенроссия проектының муниципаль этабы финалы узды. Командалар өч мәҗбүри дисциплинада көч сынаштылар: алга бөгелү, спорт скакалкасы һәм «вышибалы».

В Нижнекамске завершился муниципальный этап Всероссийского проекта «Вызов Первых»

В Нижнекамске завершился муниципальный этап Всероссийского проекта «Вызов Первых»

Финалда мәктәпләр һәм лицейлар базасында «Алдынгылар хәрәкәте»нең беренчел бүлекчәләреннән 11 команда көч сынашты. Алар өч категориягә бүленде: 13-15 яшь, 16-18 яшь һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «махсус формат».

В Нижнекамске завершился муниципальный этап Всероссийского проекта «Вызов Первых»

«Бүген бездә беренче тапкыр «Вызов первых» проекты кысаларында физкультура чарасы уза. Мин бу традициягә әйләнер дип өметләнәм», - дип билгеләп үтте Түбән Кама муниципаль районының «Алдынгылар хәрәкәте» җирле бүлекчәсе җитәкчесе Роза Фәйрушина.

Ярышлар йомгаклары буенча җиңүчеләрне һәм призерларны дипломнар һәм иганәчелек призлары белән бүләкләделәр. Үз категориясендә беренче урыннарны алган командалар «Вызов первых» проектының төбәк этабында Түбән Кама исеменнән чыгыш ясаячак.

В Нижнекамске завершился муниципальный этап Всероссийского проекта «Вызов Первых»

16-18 яшьлекләр категориясендә Олы Афанас мәктәбе җиңү яулады, 13-15 яшьлекләр арасында 35 нче лицей командасы иң яхшысы булды, «махсус формат» категориясендә 1 урынны 18 нче мәктәп алды.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^