ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада яңа футбол мәйданчыклары төзелә
Спорт
  • 02 Сентябрь 2022 - 16:50
  • Караулар: 51

Түбән Камада Чулман Арена янында футбол мәйданчыкларын төзү дәвам итә.

Искәртеп узабыз, биредә тиздән ике яңа футбол кыры барлыкка киләчәк. Берсенең күләме – 30га 60 метр, икенчесе 40 ка 20 метрны тәшкил итә. Түбән Кама муниципаль районының Физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы Александр Клипачев сүзләренә караганда, яшь футболчылар беренче тренировкаларына октябрь уртасында ук керешә алачак.


«Түбән Камада Яшь футболчыларны әзерләү үзәге үсү сәбәпле, Россия футбол берлеге ике футбол кыры төзү өчен материал бүлеп бирде, - дип өстәде Александр Клипачев. - Хәзерге вакытта «Түбән Кама Нефтехим» ГАҖ өстәмә финанс ярдәме белән, футбол кырының ясалма үләнен җәю өчен нигез әзерләнә. Икенче футбол кыры мәйданчыгында әзерлек эшләре башланды гына әле».



«Нефтехимик» футбол клубының балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе җитәкчесе Владислав Французов аңлатып узганча, яшь спортчыларга  зур ярышларда катнашыр  өчен мондый кырлар кирәк.



«Кече футбол кыры 2014 елда туган балалар өчен билгеләнгән. Алар  ТР Футбол кубогы ярышларында чыгыш ясый алачак. Өстәвенә, хәзер капканы төп кырга кую зарурлыгы юк, алар кече футбол кырында шөгыльләнәчәк, беренче чиратта – бу аларның куркынычсызлыгы. Икенче футбол кыры 2012-2013 елгы балалар өчен. Яңа мәйданчыклар зур кырны һәм манежны бушатачак. Без шулай ук мөмкин кадәр күбрәк малайларны футболга җәлеп итә алачакбыз. Хәзер безнең клубта 467 бала шөгыльләнә», -диде спорт мәктәбе җитәкчесе Владислав Французов.




Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*