ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама кызы «Голос. Дети» конкурсына барачак
Яшьләр
  • 24 Ноябрь 2020 - 14:01
  • Караулар: 134
Түбән Камадан ун яшьлек Ева Тишкова Беренче каналда күрсәтелүче «Голос. Дети» конкурсына барачак. Бу хакта «НТР» каналы хәбәр итә.

Ева 4 нче балалар музыка мәктәбендә шөгыльләнә. Ул үзенең педагогы Гүзәл Хәйруллина белән бергә телепроектта катнашу өчен гариза җибәргән булган һәм аны Мәскәүдә узачак кастингка чакырганнар.

Гүзәл Хәйруллина сүзләренә караганда, Ева - бик сәләтле кыз. Соңгы 4 ел эчендә ул төрле конкурсларда, шул исәптән халыкара бәйгеләрдә катнашып, беренче урыннар яулаган.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*