ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама студенты «Абилимпикс» конкурсының төбәк этабында җиңү яулады
Яшьләр
  • 13 Ноябрь 2020 - 10:16
  • Караулар: 59

Түбән Кама медицина көллияте студенты Евгений Акулов инвалидлар һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен «Абилимпикс» һөнәри конкурсында үз компетенциясендә беренчелекне алды.

Түбән Камада чемпионатның төбәк этабы узды – медицина көллиятенең күрмәүче студентлары, Казан һәм Әлмәт белгечләре «Массаж ясаучы» юнәлеше буенча ике категориядә ярышты.

«Абилимпикс-2020»: массажист из Нижнекамска завоевал «золото» на национальном чемпионате

8 конкурсант арасыннан безнең шәһәр данын 5 кеше яклады, алар барысы да өченче курста укый.

Ярыш ике этапта узды: катнашучылар модельләрдә классик һәм ирекле массаж ясап күрсәттеләр. Экспертлар булып, махсус курс узган шәһәр дәвалау-профилактика оешмалары белгечләре торды.

«Абилимпикс-2020»: массажист из Нижнекамска завоевал «золото» на национальном чемпионате

«Студентлар» категориясендә беренче урынны Евгений Акулов яулады, ә «Белгечләр» категориясендә - Әлмәттән Рөстәм Минголов. Алар икесе дә ноябрь ахырында Мәскәүдә узачак ил чемпионатында Татарстан данын яклаячак.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар