ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
«Абилимпикс» - 2020: «көчле рухлы кешеләр» Түбән Камада робототехника осталыгын күрсәтә
Яшьләр
  • 26 Октябрь 2020 - 14:58
  • Караулар: 70
26-27 сентябрьдә Түбән Каманың «Кванториум» балалар технопаркында «Абилимпикс» һөнәри осталык буенча VI илкүләм чемпионатның республика этабы үткәрелә.

Анда төрле яшьтәге «көчле рухлы кешеләр» катнаша: 65 яшькә кадәр белгечләр, мәктәп укучылары һәм студентлар. Биремнәр сәнәгатьтә роботлар куллану белән бәйле практик модульләрдән тора. Һәр категориядә җиңүчеләр Татарстан данын ноябрьдә узачак «Абилимпикс» һөнәри осталык буенча VI илкүләм чемпионатында яклаячак.

Мәйданчыкта махсус белем алган 6 эксперт эшләячәк, ә катнашучыларга «Кванториум» волонтерлары ярдәм итәчәк.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар