ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама яшьләре милләтләр фестиваленә җыелачак
Яшьләр
  • 24 Сентябрь 2020 - 13:32
  • Караулар: 207

Түбән Камада «Бергә без бердәм!» милләтләр фестивале узачак.

Катнашучылар арасында яшьләрне этномәдәни күптөрлелекне саклау һәм үстерү, милләтара мөнәсәбәтләрне һәм Россия милләтләре бердәмлеген, илебез халыкларының гореф-гадәтләрен ныгыту буенча актив эшчәнлеккә җәлеп итү өчен, иҗат эшләре конкурсы уздырылачак.

Соңрак конкурста җиңүчеләр белән концерт, вокал, хореография, халык музыка уен коралларында уеннар, «Тел һәм мәдәният» ачык лекциясе, югары һәм урта уку йортлары студентлары, предприятиеләрнең яшь белгечләре, иҗтимагый берләшмәләр һәм башкарма комитет вәкилләре катнашында «Милләтара дөнья - тормыш нигезе» дигән түгәрәк өстәл үткәреләчәк.

Иҗади эшләр конкурсының сайлап алу этабы 24 сентябрь көнне 14:00 сәгатьтә Төзүчеләр пр., 47 адресы буенча урнашкан Түбән Кама химия-технология институты актлар залында уза.

Фестиваль 25 сентябрьдә 15:00 сәгатьтә Халык иҗаты йортында (Лемаев ур., 14) үтә.

 

Эшләр түбәндәге номинацияләр буенча кабул ителә:

• «Ансамбльләр һәм аерым башкаручылар»

• «Халык авыз иҗаты»

• «Халык, фольклор биюе»

• «Милли уен коралларында уйнау»

• «Сынлы, декоратив-гамәли сәнгать»

• «Театр юнәлеше»

• «Иҗат»

* «Презентация, видеоролик»

• «Әдәбият»

• «Реферат»

Катнашучыларның яше - 14 яшьтән 30 яшькә кадәр. Оештыру кертеме - бер номер/эш өчен 500 сум.

 Гариза тутыру өчен

Квитанция

Тулырак мәгълүмат 8-917-290-97-36; 8-917-227-07-18 телефоннары буенча.

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*