ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Азалия Вилданова "WorldSkills Russia" эшче һөнәрләр чемпионатында алтын медаль яулады
Яшьләр
  • 17 Сентябрь 2020 - 09:56
  • Караулар: 95

Түбән Каманың 35 нче лицей укучысы Азалия Вилданова "WorldSkills Russia" эшче һөнәрләр чемпионатында алтын медаль яулады. Бәйге дистанцион төстә үтте.

Бу бүләккә якташыбыз “Медицина һәм социаль карау” юнәлешендә лаек булды. Конкурс таләбе буенча, ул пациентны караган, аның сәламәтлек торышына бәя биргән, табиб күрсәтмәләрен башкарган, пациентны хәрәкәтләнергә өйрәткән.

Уход за пациентом: лицеистка из Нижнекамска взяла золото всероссийского финала WorldSkills Russia

Азалияне чемпионатка медицина көллияте укытучысы Светлана Сычева әзерләгән. Бөтенроссия финалына әзерләнергә вакыт аз булса да, нәтиҗә югары. Түбән Кама көллиятендә симуляция кабинетының яхшы җиһазланган булуы, моннан тыш, 35 нче лицей коллективы, психолог һәм әти-әнисе ярдәме Азалия Вилдановага бәйгедә җиңүгә зур этәргеч биргән.

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*