ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама җырчылары белән танылган La Primavera оркестры чыгыш ясаячак
Яшьләр
  • 16 Сентябрь 2020 - 07:19
  • Караулар: 41
Татарстан халкы 16 сентябрьдә Түбән Кама музыка көллиятендә ябык концертка кушыла алачак.

Залның үзендә, чыгыш ясаучылардан тыш, аларның әти-әниләре генә булачак. Калган тамашачылар концертны Youtube каналы аша карый ала. 

La Primavera Казан камера оркестры һәм Түбән Кама музыка мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр концерты  «Звёзды из завтра» программасы кысаларында уза. Иң яхшы номерларны сентябрь ахырында Казанда республика концертында күрсәтәчәкләр.

Проектка  - 6 ел, бу вакыт эчендә анда Казан, Әлмәт, Җәлил, Бөгелмә, Азнакай, Кукмара, Яшел Үзән, Балтач, Арча балалар музыка мәктәпләреннән һәм иҗат коллективларыннан 900 дән артык сәләтле бала катнашты.

Түбән Камада концертның тулы программасын биредә карарга була, шунда ук трансляциягә сылтама да бар.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*