ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Сәрия Сабурская һәм Сергей Погодин Түбән Камада Хокукый белемнәр мәктәбе үткәрде
Яшьләр
  • 15 Сентябрь 2020 - 14:34
  • Караулар: 84

Түбән Камада бу минутларда булачак хәрби хезмәткә чакырылучылар һәм аларның ата-аналары өчен Хокукый белемнәр мәктәбе бара. Казаннан зур семинарга ТР хәрби комиссары Сергей Погодин һәм ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская килде.

Бу инде - Түбән Камада сигезенче шундый очрашу, ә тулаем проект 2010 елдан бирле гамәлдә һәм бөтен республика буенча чакырылыш кампанияләре алдыннан уза. «Без хәрби хезмәткә чакырылучыларның хокуклары һәм Кораллы Көчләрдә ничек хезмәт итү, нинди техника, нинди кораллар куллану турында сөйлибез. 30 меңгә якын егет һәм кыз бу лекцияләрне тыңлады инде, быел без Түбән Камадан – чакырылыш мәсьәләсе буенча иң яхшы шәһәр һәм районнарның берсе булган Түбән Камадан башларга булдык» - ди Погодин.


Здоровье, питание, быт: в Нижнекамске с будущими призывниками и их родителями встретились Сария Сабурская и Сергей Погодин

Сергей Погодин сүзләренә караганда, Түбән Камадан хәрби хезмәткә елына 400 гә якын кеше чакырыла. «Егетләр бик яхшы хезмәт итәләр, проблемалы мәсьәләләр һәрчак хәл ителә, шефлык элемтәләре иң яхшы бүлекләрнең берсе – Преображенский полкы белән алып барыла», - дип аңлатты хәрби комиссар.

Здоровье, питание, быт: в Нижнекамске с будущими призывниками и их родителями встретились Сария Сабурская и Сергей Погодин

Хокукый белемнәр мәктәбе, гадәттәгечә, булачак хәрби хезмәткә чакырылучыларда гына түгел, аларның әти-әниләрендә дә кызыксыну уята. «Егет кешегә хезмәткә китәр алдыннан ата - анасы ярдәме бик мөһим, [һәм республика ярдәме], - дип билгеләп үтте Сәрия Сабурская. - Без үзебез дә күп кенә командаларны хезмәт итү урынына кадәр озата барабыз, хәрби частьләргә йөрибез, егетләр белән әңгәмә корабыз һәм хезмәтнең барлык шартларын – көнкүреш шартларын, үзара мөнәсәбәтләрне, командование белән мөнәсәбәтләрне ачыклыйбыз».

Здоровье, питание, быт: в Нижнекамске с будущими призывниками и их родителями встретились Сария Сабурская и Сергей Погодин

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*