ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Гражданнар инициативалары штабы әгъзалары Түбән Кама студентлары белән очрашты
Яшьләр
  • 09 Сентябрь 2020 - 15:13
  • Караулар: 54
Түбән Кама химия-технология институтында "Яшәү өчен шәһәр, кешеләр өчен шәһәр" гражданнар инициативалары штабы әгъзалары  югары һәм урта уку йортлары студентлары белән очраштылар.



Алар башка шәһәрләргә китү, уку йортын тәмамлаганнан соң эшкә урнашуда кыенлыклар кебек актуаль темаларга яшьләр белән сөйләштеләр. Шулай ук очрашуда катнашучылар  ял итү урыннары турында да фикер алышты.


Һәркемнең кызыксындырган сорау бирү һәм шунда ук аңа җавап алу мөмкинлеге булды.

Исегезгә төшерик, Гражданнар инициативалары штабы төрле яшьтәге вәкилләрне үз эченә ала. Аның төп бурычы - кешеләр Түбән Камада уңайлы яшәсен өчен,  гражданнарның мәнфәгатьләре турында   хакимияткә җиткерү һәм бергәләп хәл итү.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*