ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада яшьләр өчен экстрим-парк төзеләчәк
Яшьләр
  • 11 Август 2020 - 10:49
  • Караулар: 123
Түбән Каманың "Ковер" үзәгендә 2021 елда шәһәрнең "Кояшлы алан" паркында төзеләчәк экстрим-парк проекты турында фикер алыштылар.

"Безнең бу этапка җитүебез һәм барыбыз, аеруча,  яшьләр күптән көтә торган экстрим-паркның нинди булачагы турында фикер алыша башлавыбыз бик яхшы", - дип мөрәҗәгать итте очрашу башында Түбән Кама мэры Айдар Метшин.

Архитектор Эмиль Сираҗетдинов һәм Legato Sports Architecture командасына (Мәскәү, Таллин, Куала Лумпур, Казан һәм башка шәһәрләрдә скейт-парклар төзүчеләр) Түбән Кама яшьләре  үз тәкъдимнәрен җиткерде.

"Минемчә, барысы да килеп чыгарга тиеш. Бу проект белән тәҗрибәле кешеләр шөгыльләнә, шәһәр башлыгы сезнең янәшәдә һәм сезнең омтылышыгызны уртаклаша", - дип билгеләп үтте бүгенге көндә Түбән Камада эш сәфәрендә булган Федерация Советы әгъзасы Олег Морозов.

Яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесе Айгөл Аитова да очрашудан   канәгать калуын җиткерде. 
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*