ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Олег Морозов Түбән Кама яшьләренә: "Эшеңне яхшы башкар, әгәр үзең активлык күрсәтсәң, сине күрәчәкләр"
Яшьләр
  • 10 Август 2020 - 14:29
  • Караулар: 63
Олег Морозов бүген Түбән Кама яшьләре белән очрашты. "Ковер" үзәгендә узган әңгәмә сәгать ярымга сузылды.

Тәҗрибәле сәясәтче яшьләр алдында үз уңышының сере белән уртаклашты, аның фикеренчә, уңышка ирешү өчен, үз вазыйфаңны мөмкин булганча сыйфатлы башкарырга кирәк. "Эшеңне яхшы башкар, әгәр үзең активлык күрсәтсәң, сине күрәчәкләр. Сезнең һәрберегез үз биографиясен үзе төзергә тиеш, сезнең өчен аны беркем дә эшләмәячәк", - дип билгеләп үтте Олег Морозов.

Олег Морозов нижнекамской молодёжи: «Делай своё дело хорошо, и тебя заметят»

Федерация Советы әгъзасы сүзләренә караганда, сәяси эшчәнлегендә иң истә калган чор - РФ Президентының эчке сәясәт идарәсе башлыгы вазыйфасында эшләгән өч ел. Аның иртәнге алтынчы яртыда торып, төнге икегә кадәр эшләгән көннәре дә булган, шулай да бу вакытларны Олег Морозов гомеренең иң кызыклы еллары буларак искә алды.

Олег Морозов нижнекамской молодёжи: «Делай своё дело хорошо, и тебя заметят»

Залдан төрле темаларга – балигъ булмаганнарга алкоголь сату проблемасыннан алып, Конституциягә төзәтмәләр кертүгә кадәр күп кенә сораулар яңгырады. Очрашу ахырында «Ковер» үзәге директоры Алия Миңнуллина кунакка сувенир - бегемот фигурасын бүләк итте: «Википедия»дә Олег Морозовның әлеге хайван статуэткаларын җыюы турында мәгълүмат бирелгән. Сәясәтче моның дөреслеккә туры килмәвен әйтеп үтте, әмма дусларының да моңа ышанып, еш кына бегемот фигуралары алып килүләрен искәртте. "Димәк, тагын берәү өстәләчәк", - дип елмайды Олег Морозов һәм очрашуда катнашучыларга рәхмәт белдерде.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*