ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама лагеренда балалар сугыш геройларын искә алды
Яшьләр
  • 05 Август 2020 - 11:14
  • Караулар: 53
«Камский Артек»  үзәгендә балалар өчен иҗади смена дәвам итә. 

Күптән түгел Түбән Кама укучылары Бөек Ватан сугышы корбаннарын искә алдылар. «Тарихи датага тулы бер көнне багышладык. Чараны иң өлкән отряд әзерләде, сценарийдан алып реквизитка, атрибутикага кадәр.



Атна дәвамында әти-әниләр  ак күлмәкләр, сугыш еллары пилоткалары алып килделәр, лагерь балалары үз куллары белән кәгазьдән торналар ясадылар. Бер минут тынлык һәм  импровизацияләнгән Җиңү монументына чәчәкләр кую белән  солдатларны искә алдык, хәтер шәмнәре кабыздык", - дип сөйли лагерь директоры Екатерина Юртаева.

Балалар сугыш  турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Кичә Җиңүнең 75 еллыгы һәм "Сугыш хатын-кыз өчен түгел " проекты кысаларында узды.




Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
>