ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада Студентлар киностудиясе грант отты
Яшьләр
  • 29 Июль 2020 - 08:42
  • Караулар: 46
Түбән Камада Студентлар киностудиясе эшли. Яшьләр 4 юнәлеш буенча белем ала: "Режиссура һәм продюсерлык осталыгы", "Актерлык осталыгы", "Сценарий эше" ,"Оператор осталыгы һәм монтаж эше".

Студия җитәкчесе Виктор Казанцев шушы көннәрдә үз проектын дәвам итүгә 920 000 сум грант отты. "Без тагын да күбрәк кино җиһазлары сатып алачакбыз, - ди ул. - Шулай ук грант акчасы катнашучылар өчен мотивация системасы буларак брендланган түштамгалар, футболкалар, блокнотлар, биштәрләр өчен тотылачак".

Откан акчаларның бер өлешен Виктор Казанцев Әлмәткә җибәрәчәк. "Проект яңа дәрәҗәгә чыкты, ноябрьдән безнең студия нефть шәһәрендә старт ала", - дип сөйләде ул.

Түбән Камада исә яңа уку елына гаризалар тапшыру кампаниясе 2020 елның октябрендә башлана. Яшьләр 6-8 ай дәвамында атнага ике тапкыр шөгыльләнәчәк, теоретик дәресләр дә, әлбәттә, практика да бар.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*