ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
«Түбән Кама Нефтехим» генераль директоры Айрат Сафин яшьләр белән очрашты
Яшьләр
  • 30 Июнь 2020 - 16:38
  • Караулар: 67
Айрат Сафин «Түбән Кама Нефтехим» яшьләр оешмасы активы белән очрашты.

Генераль директор белән очрашу гадәти булмаган форматта узды: велосипедларда урман массивы буйлап йөрү, ә аннары ачык һавада «сорау-җавап» форматында аралашу. Нефтехимиклар паркыннан «Алмаш» базасына кадәр велосипедта 3 километр юл үткәч, очрашуда катнашучылар кыр кухнясында әзерләнгән ботка белән сыйланды.



Сорауларга җавап биреп, генераль директор Түбән Каманың яхшы якка үзгәрүе һәм «Түбән Кама Нефтехим»ның башка компанияләр арасындагы урыны турында сөйләде.

Очрашуда шулай ук генераль директорның персонал һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Родион Булашов, муниципаль органнар белән эшләү буенча генераль директор ярдәмчесе Эльвира Долотказина, «Түбән Кама Нефтехим» профсоюз оешмасы рәисе Фәнис Мортазин катнашты. Очрашуны алып баручы -  яшь белгечләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Олег Шумков.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*