ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Айдар Метшин: "Түбән Каманың киләчәктә нинди булачагы нәкъ менә сездән тора"
Яшьләр
  • 27 Июнь 2020 - 06:21
  • Караулар: 91

Кадерле дуслар!

Сезне календарьдагы иң матур бәйрәмнәрнең берсе – Яшьләр көне белән котлыйм!

Төрле буын кешеләре бу бәйрәмне аеруча күтәренке рухта каршы ала, чөнки бу көнне һәрберебез, үз яшен онытып, яшьләрнең үз тормыш юлын эзләү, хыял һәм өметләр чорына катнашын тоя.

Сезнең көч һәм өстенлегегез - кыю рәвештә теләсә нинди бурычларны хәл итүгә алыну, стандарт булмаган фикерләү һәм ирешелгәннәрдә тукталып калмау, үзгәрешләргә омтылу сәләте. Сез башкалар язмышына да битараф түгел. Пандемиягә каршы көрәш вакытында нәкъ менә сез, Түбән Кама яшьләре, волонтерлар сафына беренчеләрдән булып кердегез, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышлык күрсәттегез һәм бу эшне дәвам итәсез.

Без сезнең белән янәшә булуыбызга шат! Бүген шәһәр һәм район күләмендә яшьләрнең үз максатларын тормышка ашыру, лаеклы белем һәм һөнәри үсеш алулары өчен күп эшләр башкарыла. Безнең бурыч – Түбән Кама яшьләренең перспективалары ачык һәм аңлаешлы, ә сезнең киләчәгегез ышанычлы булсын өчен барысын да эшләү. Моның өчен без алга таба да яшьләр проектларын гамәлгә ашыру өчен кирәкле шартлар һәм мөмкинлекләр тудырачакбыз һәм һәрвакыт сезнең тәкъдимнәрне исәпкә алачакбыз.

Сез - безнең төп ресурсыбыз, өмет һәм таянычыбыз. Түбән Каманың киләчәктә нинди булачагы нәкъ менә сездән тора.

Барлык эшегездә һәм ниятләрегездә уңышлар, бәхет, мәхәббәт һәм якты өметләр сезгә. Бәйрәм белән!

Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,

Түбән Кама Мэры Айдар Метшин

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*