ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
ВИДЕО: Алия Миңнуллина сугыш турында шигырь сөйли
Яшьләр
  • 08 Май 2020 - 10:40
  • Караулар: 84
Түбән Камада “У войны не женское лицо...” (“Сугыш хатын-кыз өчен түгел...”) медиапроекты дәвам итә.

Проект Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлана. Аның төп максаты – Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм тылда хезмәт куйган хатын-кызларның, сугыш чоры балаларының батырлыгын истә тоту, башкаларга җиткерү.

Әлеге проект кысаларында түбәнкамалылар сугыш чорында хатын-кызларның батырлыгын данлаган шигырьләрне җәмәгатьчелеккә тәкъдим итәләр. Түбән Кама (элеккеге Ширәмәт) районы җирлегеннән сугыш елларында 173 хатын-кыз сугышка алынган, аларның 14е һәлак булган, 8 е хәбәрсез югалган.

Бүгенге  сәхифәдә   "Ковер" яшьләр үзәге директоры Алия Миңнуллина   чыгышын тәкъдим итәбез.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*