ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама яшьләре үзизоляция чорында өлкәннәргә ярдәм итә
Яшьләр тормышы
  • 14 Апрель 2020 - 13:08
  • Караулар: 62

 "Түбән Кама Нефтехим” коллективы үз-үзеңне изоляцияләү чорында өлкән буын вәкилләренә, ялгыз яшәүчеләргә, инвалидларга ярдәм оештырган.

Чираттагы рейдларында алар Олы Афанас, Кызыл Чапчак, Дмитриевка авылларына, Кама Аланы бистәсенә барып, предприятиенең Ветераннар советында исәптә торучы беренче һәм икенче төркем инвалидларга азык-төлек җыелмалары һәм саклагыч битлекләр тапшырган.


Элегрәк волонтерлар, производствода эшләп, лаеклы ялга чыккан Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәренә дә шундый ук ярдәм күрсәткәннәр. Әлеге ярдәм 120 кешегә күрсәтелгән. Тагын 750 данә азык-төлек җыелмасы предприятиенең элеккеге хезмәткәрләре арасыннан беренче һәм икенче төркем инвалидлар өчен әзерләнгән.


Кама Аланы волонтерлары да өлкәннәргә кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышалар. Алар «Алан» яшьләр үзәгенә җыелып, ярдәм күрсәтүдә кирәкле максатларны билгели. Яшьләр өлкәннәргә азык-төлек, дарулар, беренче чиратта кирәкле әйберләр, йорт хайваннары өчен азык һ.б. алып кайтуда ярдәм итә. Алар барысы да битлек һәм перчаткалардан йөри, әйберләрне алып килгәч, фатирга узмый гына тапшыралар.

 

 

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*