ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама кызы хоккейчыларның портретларын ясый һәм аларга бүләк итә
Яшьләр
  • 10 Март 2020 - 16:25
  • Караулар: 78

«Татар-информ» хәбәрчесе Түбән Камада яшәүче 16 яшьлек Полина Васильева белән «Нефтехимик»-«Ак Барс»хоккей матчы вакытында очрашкан.

- Полина, хоккей белән мавыгуың кайчан башланды?

- Өч ел элек, 2017 елда дөнья чемпионаты вакытында.


- Нигә нәкъ менә хоккейчыларны ясый башларга булдың?

- Чөнки мин хоккейны яратам. Миңа хоккейчыларның портретларын ясау һәм аларны бүләк итү ошый.

- Казан клубын күбрәк ясыйсыңмы, әллә Түбән Каманыкынмы?

- «Нефтехимик» фотосурәтләре күбрәк. «Ак барс»ны да ясыйм, әлбәттә, ләкин ул болай гына...


- Син «Нефтехимик» яклымы, әллә «Ак барс»мы?

- Мин Түбән Каманың «Нефтехимик» командасы ягында. Әлбәттә, ике ел элек «Ак Барс» Гагарин кубогын откач, бик шатландым, финал матчын да карадым. Әмма "Нефтехимик" миңа барыбер якынрак.


- Иң беренче кайсы хоккейчы портретын ясадың?

- Ничек кенә сәер тоелмасын, мин беренче булып, Кирилл Капризов сурәтен ясадым. Әйе, ялгышмасам, ул иде. Гомумән, Капризов— минем яраткан уенчым. Шуңа күрә кайчагында ЦСКА уеннарын да карыйм( елмая).

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар