ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Яшьләр мәнфәгатен кайгырту - көнүзәк мәсьәлә
Яшьләр
  • 03 Декабрь 2019 - 16:55
  • Караулар: 46
Җитәкчеләрнең эшлекле киңәшмәсендә Айдар Метшин яшьләр темасын күтәрде. Шәһәр башлыгы сүзләренә караганда, яшьләр белән эш  белгечләрдән формаль булмаган якын килүне көтә.

"Болар -  яшьләр белән ачык һәм гадел диалогка әзер булган, үз эшенә битараф булмаган, кызыксынучан профессионаллар булырга тиеш, - диде Айдар Метшин. - Кызганычка каршы,кайвакыт бездә өлкәннәрнең фикере өстен чыга. Дөрес, тормышта нәкъ шулай булырга тиеш тә. Тик кайчагында без яшьләрнең бүгенге чынбарлыгын һәм уй-фикерләрен исәпкә алмыйча, тормышны күзаллауда артык өстенлек итәбез. Без, өлкәннәр, тормышны  күбрәк аңлыйбыз һәм шуңа күрә яшьләр өчен нәрсә яхшы, нәрсә начар икәнлеген дә яхшырак беләбез дип саныйбыз".

Әмма яшьләрдән дә өйрәнерлек нәрсәләр бар, дип саный Түбән Кама мэры. "Хәзерге яшьләр үз фикерләрен әйтүдән, тәнкыйтьтән курыкмый,алар үз карашларын дәлилли һәм анда нык тора алалар, - дип билгеләп үтте Айдар Метшин. - Безнең бурыч -хәзерге заман яшьләре мәнфәгатьләрен өйрәнү, аларга бу катлаулы, әмма кызыклы заманның   барлык юнәлешләрендә үз мөмкинлекләрен тормышка ашыру өчен яңа шартлар тудыру".

Бүген Түбән Камада 14 яшьтән 30 яшькә кадәрге 56 меңнән артык  кеше яши.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*