ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Армиягә көзге чакырылыш башлана
Яшьләр
  • 27 Сентябрь 2019 - 07:38
  • Караулар: 191

Инде киләсе атнада, 1 октябрьдән, Түбән Камада Кораллы Көчләргә көзге чакырылыш башлана. Быел муниципаль районнан армиягә 320 ләп егет китәчәк.

Армиягә алынган егетләрнең күбесе Үзәк хәрби округта хезмәт итәчәк. 70 кә якын егет шефлыкка алган частьләр – Саратов өлкәсендәге стратегик максатлардагы ракета гаскәрләренең Тамань берләшмәсенә һәм Мәскәү шәһәрендәге аерым 154 нче Преображенский комендант полкына җибәреләчәк.

Чакырылучыларның беренче төркемен Казан шәһәрендәге җыелу пунктына октябрь ахырында җибәрү планлаштырыла. Чакырылыш барышында Түбән Камадан егетләрне шундый озатулар 11 тапкыр оештырылачак.

Югары һәм урта һөнәри белеме булган түбәнкамалылар контракт хезмәте буенча да хезмәт итә ала, бу очракта алар хезмәт итү урынын үзләре сайлыйлар. Шулай ук альтернатив гражданлык хезмәте узу да мөмкин.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*