ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада православие яшьләре балы узачак
Яшьләр
  • 15 Февраль 2019 - 16:22
  • Караулар: 354
Түбән Камада бу якшәмбедә  православие яшьләре балы узачак. Балга күрше Чаллы шәһәреннән, шулай ук Кама Аланыннан һәм Нурлаттан да кунаклар киләчәк.

 Дин тотучылар өчен әлеге  бал -   ял итү генә түгел, ә үз парыңны очрату өчен дә бер мөмкинлек.  Православие динендәгеләр өчен дискотекалар  түгел, ә менә классик бал күптән популярлашып китте. Мондый бәйрәмнәр ел саен Чистай, Яр Чаллы, Алабуга, Әлмәт шәһәрләрендә һәм, әлбәттә, Татарстан башкаласында үткәрелә – анда кунакларны Казан Ратушасы кабул итә.

 Түбән Кама яшьләре  кабул итүче як буларак, балга  бик озак әзерләнде: яшьләр биюләр өйрәнделәр, сценарий әзерләделәр. Ул 15 февральдә билгеләп үтелә торган бөтендөнья православие яшьләре көненә багышланган.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^