«Рубаха» АКО «Татарстан – мөмкинлекләр территориясе» республика премиясе лауреаты булды. Түбән Кама коллективы «Коммерцияле булмаган оешманың иң яхшы проекты» номинациясендә бүләкләнде.
Быел премиягә Татарстанның төрле районнарыннан 64 заявка бирелгән. Алар арасыннан 27 лауреат һәм 9 җиңүче сайлап алынды. Аларга лаеклы бүләкләрне 26 гыйнварда Казанда узган тантаналы чарада тапшырдылар.

