ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
СИБУР Студентлар көненә зур бәйрәм үткәрде
Яшьләр
  • 26 Гыйнвар 2026 - 12:47
  • Караулар: 117

Түбән Каманың СИБУР предприятиесе Студентлар көненә багышланган зур бәйрәм - «Сибур синергиясе: креатив молекуласы» оештырды. «База» креатив индустрияләр үзәгендә узган чара Түбән Кама химия-технология институты һәм Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллиятенең 1,5 меңнән артык студентларын берләштерде.

СИБУР провел масштабный праздник ко Дню студента

Студентлар өчен күңел ачуга гына түгел, ә заманча сәнәгатьтә кирәкле күнекмәләрне үстерүгә юнәлдерелгән 20 интерактив мәйданчык һәм мастер-класслар әзерләнде. Паркур чарада иң динамик зоналарның берсе булды. Инструкторлар җитәкчелегендә студентлар координацияне, җитезлекне һәм карар кабул итү тизлеген өйрәнеп, каршылыкларны җиңәргә өйрәнделәр.

Мастер-классларның иҗади блогы яшьләргә үзләрен кул эшләре һәм рәсем сәнгатендә күрсәтергә мөмкинлек бирде.

СИБУР провел масштабный праздник ко Дню студента

Бәйрәм СИБУРның профориентацион системалы эшенең бер өлешенә әверелде. Предприятиенең яшьләр хәрәкәте лидеры Юрий Федоров ассызыклаганча, компания ясалма фәһем һәм цифрлы технологияләрне актив кертә, шуңа күрә студентларда тиешле компетенцияләрне үстерү өстенлекле бурыч булып тора.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^