Агымдагы елның 24 июленнән 26 июленә кадәр Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең яшьләр эшләре буенча органнары җитәкчеләре делегациясе "Мин - ЛИДЕР" белем бирү программасы кысаларында Салехард шәһәрендә (Ямал-Ненец автономияле округы) булды. Чара "Яшьләр һәм балалар" илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.
Әлеге чарада Түбән Кама районыннан Яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесе Шәяхмәтов Фәрит Айрат улы чыгыш ясады. Сәфәрнең төп бурычлары - Россия Федерациясендә яшьләр сәясәте өлкәсендә лидерларның берсе дип танылган ЯНАО коллегалары белән тәҗрибә уртаклашу; яшьләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән уңышлы практикаларны һәм инфраструктур карарларны өйрәнү; төбәкара хезмәттәшлекне ныгыту һәм уртак проектлар эшләү.

