Түбән Каманың химия-технология институты мәйданчыгында СИБУР компаниясе ярдәме белән «ХимикУМ» V химик интеллектуаль уены узды. Анда дүртәр кешедән торган 19 команда: Түбән Кама, Алабуга һәм Менделеевск мәктәп укучылары, шулай ук Н.В.Лемаев исемендәге Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте студентлары катнашты.
Химик интеллектуаль уенда катнашучылар мавыктыргыч һәм катлаулы биремнәр белән очраштылар: легендар Вишневский маеның реакциясен тигезләүдән алып нефть химиясе продуктларын анализлауга кадәр. Беренче өч раунд квиз форматында булды. Сорауларны уенның модераторы – Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Ирина Хомякова әзерләде. Финал раундта яшь химикларга ярты сәгать эчендә Постовскийның атаклы пастасын ясарга кирәк иде.
«ХимикУМ» табигый фәннәрне популярлаштырып кына калмый, ә төбәкнең химия тармагы белгечләренең киләчәк буынын да формалаштыра.
Уен нәтиҗәләре буенча бөтен пьедесталны Түбән Кама командалары яулады:
• 1 урын – 35 нче лицей
• 2 урын – 2 нче гимназия
• 3 урын – 24 нче лицей-интернат
Лауреатлар һәм призерлар – истәлекле дипломнар һәм кубоклар, ә барлык катнашучылар брендлы сувенирлар алды.