Халык иҗаты йортында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган «Мәктәп язы» беренче муниципаль иҗат фестиваленең гала-концерты узды. Чарага Бөек Ватан сугышы ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен һәм МХО ветераннарын чакырдылар. Инициатива Түбән Кама районы башлыгы ярдәме белән гамәлгә ашырылды.
Сәхнәдә масштаблы программа белән Түбән Кама урта белем бирү мәктәпләреннән иҗат коллективлары һәм соло башкаручылар чыгыш ясады. Алар геройларыбызның батырлыклары һәм тыл хезмәтчәннәренең фидакарьлеге турында номерлар тәкъдим иттеләр.
«Бездә яңа традиция барлыкка килә – «Мәктәп язы» фестивале. Мин ышанам, аның киләчәге зур. Бу сәхнәгә чыгу һәм чыгыш ясау гына түгел – зур хезмәт. Зинһар, 1945 елгы Җиңүне саклагыз. Ул безнең ата-бабаларыбызга җиңел бирелмәгән, без моны буыннан-буынга тапшырырга тиеш. Без сезнең белән – әлеге сугышның тере шаһитларын күргән соңгы буын, һәм без бу турыда онытырга тиеш түгел», - дип билгеләде Түбән Кама мэры урынбасары Марина Камелина.
Гала-концертта катнашучыларның барысын да «Вокал», «Хореография», «Инструменталь башкару», «Үзенчәлекле жанр» һәм «Театраль башкару» номинацияләре буенча спонсорлык призлары һәм дипломнар белән бүләкләделәр. Фестивальнең гомуми приз фонды 500 мең сум тәшкил итте.
Гомуми зачет нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр түбәндәгечә билгеләнде:
• Гран-при – Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназия
• 1 урын – Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге Татарстан кадетлар корпусы
• 2 урын – А.А. Шаповалов исемендәге 31 нче лицей
• 3 урын – 32 нче гимназия