ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама кызлары Бөтенроссия конкурсында миллион сумнан артык акча оттылар
Яшьләр
  • 17 Ноябрь 2022 - 16:05
  • Караулар: 61

«Большая Перемена» Бөтенроссия конкурсында берьюлы ике Түбән Кама кызы җиңүче булды. КИУ Түбән Кама филиалы көллияте студенты Полина Мурзагулова миллион сум, политехника көллияте студенты Мәликә Насыйбуллина 200 мең сум акча отты.

Полинаның проекты - Бөек Ватан сугышы геройларына багышланган электрон музей. Анда ветераннарның хикәяләре бар. Көллияттә   хикәяләрдән стенд оештырылган. Проект барысына да ошый һәм Полина укытучылар белән бергә конкурста катнашу өчен  гариза бирергә була.

«Без видеовизитка төшердек һәм сочинение яздык, боларның барысын да платформага йөкләдек һәм нәтиҗәләрне көттек, проект бик югары бәяләнде. Без шактый югары баллар алдык һәм ярымфиналга уздык, - дип искә ала Полина. - Биш көнебезне Мәскәүнең уку үзәгендә үткәрдек. Безгә тормыш юлы һәм теге яки бу өлкәдә ничек уңышка ирешүләре турында спикерлар сөйләде. Без логика биремнәреннән торган кейсларны чиштек, командада эшләргә өйрәндек, стандарт булмаган мәсьәләләрне чишү юлларын уйлап таптык һәм вакытыбызны күңелле үткәрдек».

Һәр ярымфиналист «Сәяхәткә караганда күбрәк» программасы кысаларында юллама алды һәм Полинаны Дагестанга сәяхәт көтә.

«Финалда 12 бирем бар иде, эшнең темасы – остазлык һәм бизнес. Команда белән бергә нинди дә булса һөнәр үзләштерергә ярдәм итә торган план төзедек. Алга таба без бизнес - план яздык, бу проектның һәм аның социаль әһәмиятенең ни өчен кирәклеген аңлаттык, бюджетка һәм табышка исәп тоттык», - дип сөйли Полина.

Мәликәнең проекты - спилс картасы. Бу Татарстан һәм Россия картасын өйрәнүне тагын да кызыклырак итәргә мөмкинлек бирәчәк. Районнар һәм төбәкләрнең агач миниатюраларын тизлек белән бер зур картага салырга кирәк. Картаны тизрәк җыйган кеше җиңүче була.

Исегезгә төшерәбез, «Большая перемена» Бөтенроссия конкурсы «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла һәм төрле өлкәләрдә проектлар төзүдән гыйбарәт.

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*