ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Олег Морозов Кама Аланында көллиятне ремонтлауда һәм җиһазлауда ярдәм итәргә вәгъдә бирде
Кама Аланы
  • 16 Октябрь 2020 - 15:49
  • Караулар: 116
Кама Аланында Федерация Советы әгъзасы, Түбән Кама округы буенча Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов булып китте.

Үзенең визиты кысаларында ул күптән түгел төзекләндерелгән «Чулман-су» мәдәни үзәген карады, «Ивушки» рус җыры хорының концертмейстеры Сергей Шестерневка баян тапшырды.

Шулай ук Олег Морозов Түбән Кама эретеп ябыштыру-монтаж көллиятенең Кама Аланы филиалының уку корпусларында булды. Ул билгеләп үткәнчә, көллияткә капиталь ремонт һәм сыйныфларны яңа җиһазлар белән тәэмин итү, беренче чиратта, яшьләр монда рәхәтләнеп укый алсын өчен кирәк, бу мәсьәләдә ярдәм итәргә вәгъдә бирде.

Олег Морозов «Нова Ролл – стрейч» предприятиесендә җитештерү белән танышты, стрейч-пленкалар җитештерүнең заманча линияләрен карады.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*