ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама районы халкы РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә актив катнаша
Кама Аланы
  • 28 Июнь 2020 - 17:32
  • Караулар: 77
Тавыш бирү 25 июньдә башланды һәм 1 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Сайлау участоклары иртәнге 8дән кичке 8гә кадәр эшли.

Түбән Кама районында яшәүчеләргә уңайлы булсын өчен, бу көннәрдә стационар сайлау участоклары да, күчмә участоклар да эшли.

Сүз уңаеннан, Кама Аланында яшәүчеләр стационар участокка килеп, шулай ук 2293 нче номерлы махсус оештырылган күчмә участокта да үз тавышларын бирә ала.  «Чулман -Су» җирле мәдәни үзәге бинасында  республика программасы кысаларында масштаблы капиталь ремонт бара, шуңа күрә күчмә  сайлау участогы  комиссиясе эше оештырылды.

Сайлау участогында эшләүче хезмәткәрләр антисептиклар кулланалар. Һәр сәгать саен тавыш бирү өчен кабиналар тулысынча дезинфекцияләнә. Бу таләпләр стационар һәм күчмә участоклар эшенә дә карый.

Чыганак: nizhnekamsk-rt.ru

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*