ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Кама Аланында яңартылган Җиңү Монументына 9 Май көнне чәчәкләр салдылар
Кама Аланы
  • 12 Май 2020 - 15:16
  • Караулар: 16
Кама Аланында яңартылган Җиңү Монументына 9 Май көнне чәчәкләр салу тантанасы булды. Кама Аланы халкы өчен әлеге тантана туры эфирда трансляцияләнде.

Герой-якташларны бер минут тынлык белән искә алырга Кама Аланы башлыгы Александр Павлов, бистәнең башкарма комитет җитәкчесе Ринат Сәлахетдинов, депутатлар, оешма һәм предприятие җитәкчеләре килде. Тантана барлык кирәкле куркынычсызлык чараларын үтәп уздырылды.



Кама Аланында Бөек Ватан сугышы ветеранына тиңләштерелгән 2 кеше һәм 55 тыл хезмәтчәне һәм фронтовикларның тол хатыннары яши.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*