ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Кама Аланында 304 гаилә ярдәм йөзеннән азык-төлек җыелмалары алды
Кама Аланы
  • 04 Май 2020 - 18:58
  • Караулар: 36
Кама Аланында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән «Ярдәм янәшә» акциясе барышында азык-төлек җыелмаларын китерү башланды.

304 Кама Аланы гаиләсенә җыелма бирелде, алар - җан башына уртача керемнәре яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаиләләр, моннан тыш, социаль куркыныч шартларда булган гаиләләр һәм опекуннар, керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган ялгыз яшәүче пенсионерлар һәм ата-аналары шәхси эшмәкәр яки пандемиядән зыян күргән тармакларда үзмәшгульлек сыйфатында теркәлгән кешеләрнең балалары.

Азык-төлек җыелмалары бүлү пунктларында бирелде, шулай ук өйгә волонтерлар һәм социаль хезмәткәрләр дә алып килеп тапшырды, тапшырганда, барлык куркынычсызлык чаралары үтәлде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, киләсе ике ай дәвамында һәр адрес буенча гуманитар ярдәм тагын өч тапкыр биреләчәк. Җыелмага ярма, макарон, көнбагыш мае, он, консерв, чәй, шикәр комы, татлы ризыклар керә.

Шулай ук 169 данә "игелек тартмасы"н бистә халкы "Татнефть" компаниясе хәйрия фондыннан алдылар. Алар арасында - I, II, III төркем инвалидлар, инвалид балалар, ятим балалар.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*