Кама Аланы үзенең 40 нчы туган көнен тантаналы һәм күңелле итеп билгеләп үтте. Бәйрәм көне башлану турында хәбәр иткән яңгыравыклы фанфаралар белән бергә шәһәр өстендә узыш автомобильләренең үкерүе таралды. Кама Аланында инде 12 нче тапкыр старт алган картинг буенча «ТАИФ-НК» кубогына ярышлар шәһәр көне программасының беренче чарасы булды.
Пилотлар тизлек һәм узыш трекында осталык буенча ярышкан арада, Кама Аланына мәртәбәле кунаклар килде инде. Рамил Муллин «Кама Аланы шәһәр тибындагы поселок» Муниципаль берәмлеге башлыгы Ринат Сәлахетдинов белән бергә бистә буйлап экскурсия ясады, Мәктәп бульварын - яңа иҗтимагый киңлекләрне карады. «Эшлекле» прогулка вакытында рәсми затлар җанатарлар белән бергә картингчыларның финал узышын карау өчен картодромга керде.
Автоузышлар берничә сәгать дәвам итте, шуннан соң бәйрәм эстафетасын «Халыклар дуслыгы парады» катнашучылары кабул итте. Урам буйлап шәһәр предприятиеләре һәм бюджет учреждениеләре хезмәт коллективлары вәкилләре, җәмәгатьчелек, мәктәп укучылары, спортчылар, иҗат коллективлары колонналар белән үтте.
«Кама Аланы шәһәр тибындагы поселок» Муниципаль берәмлек башлыгы Ринат Сәлахетдинов үзенең сәламләү сүзендә поселок халкын Кама Аланының 40 еллыгы белән котлады. Уртак хезмәтләре һәм туган шәһәре үсешенә һәр кешенең шәхси өлеше өчен рәхмәт белдерде. Татарстан Республикасы һәм Түбән Кама муниципаль районы җитәкчелегенә ярдәмнәре өчен аерым рәхмәт сүзләре җиткерде. «Бүген Кама Аланының үз тарихы, үз гореф-гадәтләре, үз хезмәт геройлары һәм спорт казанышлары, мактаулы гражданнары һәм яшь талантлары бар. Безнең алда зур планнар, яңа проектлар тора», - дип нәтиҗә ясады муниципалитет башлыгы.
Рамил Муллин Кама Аланы халкын түгәрәк дата белән тәбрикләде. Ул Кама Аланы турында барлык хис-кичерешләре белән уртаклашты, шәһәр халкына ирешкән уңышлары өчен рәхмәт белдерде, яңа җиңүләр һәм казанышлар теләде.
Бәйрәм трибунасыннан бик күп җылы сүзләр һәм теләкләр яңгырады. Шуннан соң рәсми затлар тармакның иң яхшы хезмәткәрләренә лаеклы бүләкләр - район һәм җирле җитәкчелекнең мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, шулай ук Мактаулы гражданнар сафын тулыландырган Кама Аланында яшәүчеләргә таныклыклар һәм күкрәк тасмалары тапшырдылар.
«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясенең финал өлеше Шәһәр көненең тагын бер традициясе булып кала. Бүгенге бәйрәм дә искәрмә түгел. Рәсми затлар һәм мөхтәрәм кунаклар беренче сыйныф укучыларын якынлашып килүче 2022-2023 уку елы белән котлады. Аларга предприятиеләр һәм оешмалар, депутатлар һәм шәһәр эшмәкәрләре тарафыннан әзерләнгән дәреслекләр һәм канцелярия җыелмалары тутырылган сумкалар тапшырылды.
Бу көнне торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре, йортлар буенча өлкәннәр: Шәһәр көненә игълан ителгән «Иң яхшы ишегалды», «Иң уңайлы подъезд», «Иң яхшы сантехник», «Комплекслы хезмәт күрсәтү буенча иң яхшы хезмәткәр», «Төзекләндерү буенча иң яхшы эшче», «Йортлар буенча иң яхшы өлкәннәр» номинацияләрендә җиңүчеләр һәм призерлар үзләренең лаеклы бүләкләрен кабул итте.
Көн дәвамында шәһәр мәйданчыкларында чын-чынлап бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде.
Программа төрле күңел ачу чараларына, чакырылган җырчылар һәм иҗади коллективларның, җирле үзешчән сәнгать коллективларының дәртле чыгышларына бай булды. Балалар өчен төрле аттракционнар, батутлар, курчак театры һәм арт-мәйданчык эшләде, конкурслар һәм күңелле ярышлар оештырылды.
Тамашачыларны шулай ук аниматорлар да күңел ачтырды. Җиңү паркында урнашкан милли хуҗалыклар һәм кухнялар Россия халыкларының мәдәни мирасы елы кысаларында барлыкка килгән этномәдәни мәйданчыгы аеруча игътибар үзәгендә булды. Кама Аланы халкын төрле халыкларның тәмле ризыклары белән дә сөендерделәр.
Гадәттәгечә бәйрәм көнендә ачык һавада сәүдә рәтләре һәм кафелар эшләде, өстәвенә, бу көнне һава торышы да Кама Аланы кешеләренең күңеленә хуш килде. Бәйрәм программасын кичке дискотека дәвам итте. Шәһәр көненең кульминациясе булып, бәйрәм фейервергы булды. Кама Аланы тарихына язылган тагын бер түгәрәк дата билгеләп үтелде.

