Түбән Каманың «Союз-Агро» комбайнчысы Олег Захаров республика конкурсында җиңү яулап, 100 мең сум премия алды.
Ул печән чабу буенча иң яхшылар унлыгына керде. 22 көн эчендә MacDon комбайнында Олег Захаров 1 852 га мәйданда печән чапкан.
Уздырыла торган конкурс объектив булсын өчен, быел аны төркемнәрдә үткәргәннәр. Конкурста авыл хуҗалыгында эшләүче 1 436 хезмәткәр катнашкан, шулардан 1 298 комбайнчы бөртеклеләрне суктыру буенча һәм 138 механизатор бөртекле культураларны чабу буенча үзара көч сынашкан.
Республиканың иң яхшы комбайнчыларын ачыклау өчен, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре даими рәвештә мониторинг алып барган.