ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Шәһәрдән авылга: авыл кызы иске җиһазларны яңарта һәм корыган ботаклардан матурлык иҗат итә
Авыл
  • 28 Октябрь 2020 - 12:37
  • Караулар: 51
Якын-тирә урманнан берничә корыган ботак, кипкән үсемлекләр, елга буеннан ташлар... Бераз вакыт һәм илһам – һәм менә интерьерны бизәү өчен композиция әзер. Икебана, панно яки коллажны дизайнер Любовь Манюхина теләсә кайсы материалдан төзергә мөмкин. Бер ел элек хатын-кыз шәһәрдән Ширәмәткә күчеп килә, анда яңа композицияләр һәм чәчәк бәйләмнәре ясавын дәвам итә.

Ширәмәттә Любовь Манюхинаны табигать җәлеп иткән. Янәшәдә - урман, елга. Илһам өчен тагын нәрсә кирәк? Ул элек тә монда килгән, ә күптән түгел авылга бөтенләй күчәргә булган.

Флористның фатиры - аның эш кабинеты. Дөрес, көнкүрешне җайга салырга өлгермәгән әле. Любовь Манюхинаның һөнәре турында белеп алгач, җирле халык аңа борынгы өстәл, урындык алып килгән, имән мичкә һәм хәтта керосин лампасы бүләк иткән. Бу әйберләр белән ул ачык веранданы җиһазлаган. Авылдашлары ярдәме белән аның өчен дизайнер буларак зур кыйммәткә ия үтә сирәк очрый торган әйберләр дә барлыкка килгән.

Үз фатирындагы интерьерны дизайнер үзе төзи. Мәсәлән, люстралар кибетендә кондиция булмаган товарларның пыяла детальләрен сатып алган һәм яктырткыч ясаган. Интерьерда бизәү өчен крафт кәгазе, джут җебе, тасма һәм башка кул астындагы материаллар кулланылган.

Любовь Венедиктовна флористика белән ун ел элек шөгыльләнә башласа да, интерьерны бизәү, өйне төзекләндерү, чәчәк бәйләмнәре җыю аңа һәрвакыт ошаган. Күп кенә мастер-классларда булган һәм стажировка үткән.

«Мин күпмедер вакыт Мәскәүдә яшәдем һәм эшләдем. «Мәдәни мирас» милли премиясендә Пушкин музей-йортында сәхнәне бизәдем, – дип сөйләде безнең газетабызга дизайнер. - Шулай ук Мәскәүдә Композиторлар йортында сәхнәне бизәдем. Башкалада күпмедер вакыт эшләп, Түбән Камага әйләнеп кайттым».

Любовь Венедиктовна сүзләренә караганда, флористика – ул табигать һәм шигърият үрелеп барган иҗади җан халәте. Илһамны да ул табигать кочагында таба. Һәр иртә йөгерергә чыга, авыл артында моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар, чишмәдә су коена. Бер үк вакытта булачак композицияләр өчен материаллар җыя – хикмәтле формалы ботаклар яки агач тамырлары, ташлар, корыган үсемлекләр.

Любовь Венедиктовна «үзе өчен» нидер уйлап чыгарып ял итә. Мәсәлән, ул ел саен төрле материаллардан чыршылар коллекциясен булдыра, һәрберсен билгеле вакыйга яки темага багышлый. Әйтик, 2020 елдагы «Җир планетасы» исемле коллекциядә әлеге илләрдәге гадәтләр һәм традицияләр буенча бизәлгән «Франция», «Италия», «Һиндстан» һәм башка чыршылар бар.

Ширәмәт мәдәният йортында кечкенә һәм өлкәннәр өчен дизайнер даими рәвештә төрле мастер-класслар үткәрә, аларда үзе белгәннең барысына да өйрәтә.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*