ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Илкүләм проект: Түбән Кама районында яшәүче өлкән яшьтәге кешеләрне медицина тикшерүләренә махсус автомобиль йөртә
Авыл
  • 27 Октябрь 2020 - 11:49
  • Караулар: 66
Үз сәламәтлегеңне тикшерү, анализлар тапшыру, тар белгечләрнең консультациясен алу тагын да җиңеләйде. Түбән Кама районында 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне медицина тикшерүенә махсус автомобиль йөртә. Махсуслаштырылган автомобиль районның иң ерак авылларына керә һәм аз хәрәкәтләнүче кешеләрне һәм коляскадагы инвалидларны йөртү өчен җайлаштырылган.

Иртәнге сәгать сигез. Каенлы авылындагы фельдшер-акушерлык пунктына «Өлкән буын» проектының танып белү билгеләре булган «Лада Ларгус» килә. Шофер Фәиз Галим улы пенсионерларга автомобильдән чыгарга булыша. Бу көнне Каенлы ФАПына диспансерлаштыруга ул Кече Ерыклы авылында яшәүчеләрне алып килгән. Иртәнге тугызга кадәр автомобиль ФАПка кадәр һәм кире авылга өч рейс ясаган инде.

Рейсларның саны ераклыкка һәм пациентлар санына бәйле. Авыллар арасында ераклык зур булмаса, көненә уннан артык рейс ясый. Фаиз Таһирҗанов районда танылган автомобильдә иң ерак авылларга килә.

Александра Маркова:

«Кичә кич шалтыраттылар һәм бүген диспансерлаштыруга килергә кирәк, диделәр. Иртән без әзер идек инде, кибет янына җыелдык. Машина безне алып китте дә, медпунктка кадәр алып килде. Шәфкать туташлары ЭКГ ясадылар, кан анализы алдылар, кан басымын үлчәделәр. Безне бик яхшы тикшерәләр. Миңа инде 73 яшь. Кан басымы югары, көн саен дару эчәм. Диспансерлаштыруны ел саен узам. Элек монда ничек булдыра алам, шулай килеп җитә идем. Беренче тапкыр бу автомобильдә килдем. Хәзер тикшерү узабыз һәм безне кире авылга кайтарып куячаклар. Бик уңайлы».

Матрена Курбаева:

«Хастаханәгә сирәк йөрим, гәрчә миңа 88 яшь булса да. Диспансерлаштыруны беркайчан да калдырмыйм, чөнки инде яшь бара һәм үз сәламәтлегем турында барысын да белергә кирәк. Безне тикшерүгә менә шулай йөртә башлагач, беркайчан да баш тартмыйм, һичшиксез, киләм».

Иртәгә кая барабыз?
Махсуслаштырылган автомобиль биш пассажир урынына исәпләнгән, шул исәптән берсе кресло-коляскада пассажирлар өчен билгеләнгән. Хәзер, профилактика чараларын үтәү шартларында, бары тик дүрт кеше, шул исәптән озата баручы гына йөри. Мондый автотранспорт Түбән Кама районында узган елның сентябреннән эшли башлады. Районда яшәүчеләрне медицина оешмаларына – ФАПларга һәм шәһәр сырхауханәләргә йөртү расланган план-график һәм исемлекләр нигезендә башкарыла.

Медицина хезмәткәрләре амбулатория пациентларының исемлекләрен формалаштыралар, аларга хәбәр итәләр, ә Түбән Кама «Милосердие» халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре йөртү маршрутларын төзиләр.

65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне диспансерлаштыруга җирлекнең фельдшер-акушерлык пунктларына алып киләләр. Әгәр аларга тар белгечләрнең консультациясе яки югары технологияле җиһазларда тикшерү кирәк булса, мәсәлән, маммография – 40 яшьтән өлкәнрәк хатын – кызлар өчен мәҗбүри еллык процедура, - авыл кешеләрен Түбән Кама үзәк күппрофильле хастаханәсенә китерәләр.

«Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында, 2019 елда махсус автомобильне республиканың һәр районы алды.

«Демография» илкүләм проекты өлкән яшьтәге гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрүгә, актив яшьне озынайтуга, актив озын гомерлелек өчен шартлар тудыруга юнәлтелгән, - дип билгеләп үтә «Милосердие» үзәгенең социаль эш буенча белгече Гөлназ Сабирова. - 2020 елның 23 мартыннан пандемия аркасында бу эш туктатылды. Август аенда автомобиль 65 яшьтән өлкәнрәкләргә ФАП табиблары язып биргән дару препаратлары һәм медицина әйберләре алып килгән. 1 сентябрьдән авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәкләрне медицина оешмаларына илтүне яңарттылар. Безнең районда 38 торак пункт бар. 2019 елның сентябреннән декабренә кадәр без 1344 кешене тикшердек, 2020 елның беренче кварталында - 923 кешене. Ел ахырына кадәр 842 кешене алып килү планлаштырыла».
Персонификацияләнгән исемлекләр, план-графикларны безгә сәламәтлек саклау вәкилләре бирә. Әгәр бу көнне пациент килә алмый икән, ул бу хакта кисәтә, һәм аның сәфәре гамәлдән чыгарыла».

Исегезгә төшерәбез, бу программа бары тик авыл кешеләренә карата гына эшли.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*