ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Суган, бәрәңге һәм кәбестә: түбәнкамалылар кышка әзерләнәләр
Авыл
  • 26 Октябрь 2020 - 13:49
  • Караулар: 67
Түбән Камада традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә.

Сентябрь уртасыннан барлыгы 3,6 млн сумлык 186 тонна яшелчә продукциясе сатылган. Ит һәм ит продуктлары - 7,4 млн сумлык 26,6 тонна.

Бу хакта «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр Мэры урынбасары Марина Камелина сөйләде.

Кызыл Чапчак, Шәңгәлче, Прости, Афанас, Смыловка, Болгардан крестьян-фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар түбәнкамалыларга үз продукцияләрен тәкъдим итә, шулай ук Түбән Камага Татарстанның башка районнарыннан фермерлар да килә.

Исегезгә төшерәбез, ярминкәләр өч мәйданчыкта уза: «Комета» базар комплексы территориясендә, «Бызов базарында» һәм Көньяк урамындагы «Магнит» сәүдә үзәге янында.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*