ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама районы авылларны үстерү буенча дәүләт программасы буенча 17 млн сум акча җәлеп иткән
Авыл
  • 19 Октябрь 2020 - 10:46
  • Караулар: 108
Тимур Гәрәев «эшлекле дүшәмбе»дә Түбән Кама районының авыл территорияләрен комплекслы үстерү буенча дәүләт программасында катнашуын шәрехләде. 2020 елда аңа федераль бюджетта 36 млрд сум каралган.

Түбән Кама районы программа буенча 17 млн сумнан артык акча җәлеп итә алды. Барлык 15 авыл җирлегендә дә балалар мәйданчыклары, спорт тренажерлары куела. Якын арада мондый объектлар Түбән Уратма, Иске Чишмә, Кармалыда ачылачак.

«Бу зур булмаган, әмма мөһим территорияләр халыкны җәлеп итү урынына әйләнәчәк, аларда спорт белән генә шөгыльләнеп калмыйча, гаилә белән дә вакытны актив үткәрә алачаклар, - диде Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы урынбасары. - Территорияләрне төзекләндерү ел ахырына кадәр тәмамланачак".
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*