ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Айдар Метшин:"Сезнең хезмәтегез аерым тырышлык, җаваплылык таләп итә һәм тирән хөрмәткә лаек"
Авыл
  • 11 Октябрь 2020 - 06:30
  • Караулар: 129

Хөрмәтле Түбән Кама районы авыл хезмәтчәннәре,
агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һәм ветераннары!


Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

Бу бәйрәм җирдә көн итүче, хезмәт куючы, терлекчелектә һәм азык-төлек сәнәгате предприятиеләрендә эшләүчеләрне, кыенлыкларга карамастан, мал-туар үрчетү, игенчелек, үсемлекчелек белән шөгыльләнүче һәркемне берләштерә. Сезнең хезмәтегез аерым тырышлык, җаваплылык таләп итә һәм тирән хөрмәткә лаек.

Фидакарьлек һәм хезмәт сөючәнлекләре белән быел үзенең 55 еллыгын билгеләп үтүче Түбән Кама районының аграр тармагы тарихын формалаштырган авыл хуҗалыгы производствосы ветераннарына аерым рәхмәт сүзләре һәм теләкләремне җиткерәм.

Хөрмәтле игенчеләр, механизаторлар, терлекчеләр, фермерлар, агросәнәгать комплексы җитәкчеләре һәм белгечләре! Мөхтәрәм авыл хезмәтчәннәре! Барыгызга да авыр, ләкин шул дәрәҗәдә кирәкле хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм, нык сәламәтлек, бәхет, иминлек телим! Һәр көнегез шатлык, игелек һәм уңышлар белән тулып торсын!

Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,
Түбән Кама Мэры
Айдар Метшин

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*