ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Гариф Әгъләмов "Татарстан Республикасының Атказанган агрономы" исеменә лаек булды
Авыл
  • 09 Октябрь 2020 - 07:23
  • Караулар: 143
Түбән Кама районыннан Гариф Әгъләмов "Татарстан Республикасының Атказанган агрономы" исеменә лаек булды. Бүләкне Рөстәм Миңнеханов Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантанада тапшырды.

Бәйрәм "Казан Экспо" үзәгендә узды. Чарада шулай ук Айдар Метшин, Түбән Кама районы авыл хуҗалыгы алдынгылары катнашты.

Гариф Әгъләмов  -"Союз-Агро" ҖЧҖ  баш агрономы. Авыл хуҗалыгында ул 37 ел хезмәт куя, шуның 24 елында -   агроном вазыйфасында.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*