ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Дмитрий Филиппов Афанас авыл җирлеге башлыгы итеп билгеләнде
Авыл
  • 21 Сентябрь 2020 - 17:10
  • Караулар: 78
Олы Афанас авыл җирлеге Советы яңа чакырылышының беренче утырышы узды. Анда авыл җирлегенә яңа башлык сайланды.

Исегезгә төшерик, 13 сентябрьдә район халкы авыл җирлекләре Советларына депутатлар сайлады. Афанас авыл җирлеге Советы  составына 10 халык ышанычлысы керде. Бу -  Түбән Кама районында иң зур авыл җирлеге, анда 3 800 дән артык кеше яши.

 Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, Афанас авыл җирлеге башлыгы итеп,  Дмитрий Филиппов сайланды.

"Дмитрий Анатольевичның энергетика, төзекләндерү һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә эш тәҗрибәсе зур, Түбән Кама Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасында эшләү тәҗрибәсе бар, - диде утырышта  Айдар Метшин. - Муниципаль дәрәҗәдәге тәҗрибәсе аңа авыл җирлеге идарәсе белән генә чикләнмичә, авыл җирлеге Советына яңа эш формалары да кертергә мөмкинлек бирәчәгенә ышанам".

 Афанас авыл җирлеге башлыгы урынбасары итеп,  Әсхәт Мотыйгуллин да сайланды. Түбән Кама муниципаль районы Советына вәкил итеп, депутат Мөнир Шәяхмәтов сайланды.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*