ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама муниципаль район Советының чираттагы сессиясе авыл хуҗалыгы тармагына багышланды
Авыл
  • 07 Август 2020 - 17:17
  • Караулар: 38
Бүген Айдар Метшин рәислегендә Түбән Кама муниципаль район Советының кырык сигезенче сессиясе узды.

Сессиядә каралган төп мәсьәлә -   авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру чаралары.

Бүген районда 80 крестьян-фермер хуҗалыгы, 11 меңнән артык шәхси ярдәмче хуҗалык, 4 авыл хуҗалыгы кооперативы уңышлы гына эшләп килә.

Айдар Метшин о сельском хозяйстве: «Мы выстраиваем цепочку, чтобы и производство, и реализация происходили на нашей территории»

Татарстан Республикасында 2015 елдан башлап шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен сөтчелек юнәлешендә мини-фермалар төзү программасы эшли. Бу вакыт эчендә Түбән Кама муниципаль районында 41 мини-ферма төзелде һәм файдалануга тапшырылды, 10 млн 360 мең сумлык субсидия алынды.

2011 елдан башлап төрле программалар буенча грантлар рәвешендә алынган ярдәм 198 млн 697 мең сум тәшкил иткән. Бу ярдәмне 61 кеше алган. 2020 елда 18 мини-ферма төзү бурычы тора, бүгенге көндә шуларның 8е файдалануга тапшырылган.

Грант ярдәме алу өчен быел гомуми исәптә 64, 7 млн сумлык гариза бирелгән һәм хупланган.

Агымдагы елда авылда эшлекле активлыкны үстерүгә 3 млн 904 мең сумлык муниципаль кызыксындыру субсидияләре булдырылган. "Әлеге ярдәм чаралары авыл җирлекләрендә яшәүчеләрнең эшлекле активлыгын үстерү өчен тотрыклы шартлар булдыруга юнәлдерелгән, - дип ассызыклады Айдар Метшин. - Без бу юнәлештә актив эшлибез, җитештерү дә, гамәлгә ашыру да безнең территориядә булсын өчен бәйләнеш чылбырын төзибез. Шул рәвешле,  без эшчәнлекнең барлык стадияләрен күздә тотучы кластер булдырабыз. Урыннарда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итсәк, бу чаралар нәтиҗәле булырга тиеш. Бу  - безнең уртак эшебез".
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар