ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Урып-җыюга әзерлекне спутник фоторәсемнәре буенча билгелиләр
Авыл
  • 29 Июль 2020 - 16:16
  • Караулар: 26
Татарстан аграрийлары яңа технологияләр кулланалар: кырларның урып-җыюга әзерлеген спутник фоторәсемнәре буенча  билгелиләр.

«Бу хуҗалык җитәкчеләре һәм агрономнарның эшен өстәмә финанс чыгымнары булмаган яңа дәрәҗәгә чыгарырга мөмкинлек бирә. Сервис бушлай. Басуларны даими йөреп торырга кирәк түгел. Моннан тыш, спутник барлык басуларны күрергә һәм аның төрле өлешләрендә уңыш өлгерешен анализларга мөмкинлек бирә», - ди РИВЦ генераль директоры Нияз Хәлиуллин.

Моннан тыш, бер хуҗалыкта төрле кырларның өлгерү дәрәҗәсен анализлау нәтиҗәсендә,  урып-җыю кампаниясендә катнаша торган техника паркын һәм белгечләр санын тиешлечә бүләргә мөмкин.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*