ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама кырларында урып-җыю эше бара
Авыл
  • 27 Июль 2020 - 12:26
  • Караулар: 60
Түбән Кама районында урып-җыю кампаниясенең бүген унынчы көне. Хәзерге вакытта 750 гектар ашлык урып суктырылган, бу  - барлык мәйданның 3,2 проценты.

"Ашлык суктыру 2980 тонна тәшкил итә, - дип сөйләделәр авыл хуҗалыгы идарәсендә. - Бөртеклеләрнең уртача уңышы һәр гектардан 39,7 центнер чыга".

Басуларда 25 комбайн, 35 КамАЗ эшли. Тагын 20 машина пресслый һәм кырлардан салам ташый. «Орсис – Агро»да гектарыннан 70 центнер уңыш алганнар, биредә «Скипетр» сортлы көзге бодай үстерәләр.

Техник культураларны урып-җыю дәвам итә, 400 гектар шепкән һәм 800 гектар майлы торма чабылган.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*