ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Беренче чабым: Түбән Камада 11 мең тоннадан артык печән әзерләнгән
Авыл
  • 15 Июль 2020 - 10:35
  • Караулар: 79

Терлек азыгы әзерләү өчен күпьеллык үләннәрне беренче кат чабу төгәлләнде: 9 562 га мәйданда чабылган, 11 300 тонна печән, 43 мең тонна сенаж әзерләнгән. Бу хакта үзенең Инстаграм битендә Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов хәбәр итте.

Бер шартлы баш терлеккә 18,6 центнер азык берәмлеге туры килә. Берьеллык үләннәрдән сенаж һәм печән әзерләү һәм күпьеллык үләннәрнең икенче катын чабу дәвам итә.

"Терлек азыгы әзерләү авыл хуҗалыгына кагылышлы мөһим мәсьәлә булып тора. Сыйфатлы азык салу - терлекләрнең продуктлылыгы нигезе, нәтиҗәдә, хуҗалыкның икътисадый тотрыклылыгы һәм терлекчелек тармагын үстерү», - дип яза Альфред Галим улы.

Быел бер шартлы баш терлеккә 30 центнердан артык (печән -15 мең тонна, сенаж – 48 мең тонна, силос – 50 мең тонна) әзерләү планлаштырыла.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*