ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама авыл хезмәтчәннәре терлек азыгы әзерли
Авыл
  • 23 Июнь 2020 - 14:30
  • Караулар: 50
Гомумән алганда, пандемия республикада терлек азыгы әзерләү темпына йогынты ясамады. Бу хакта бүген брифингта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Түбән Кама районы тиешле күрсәткечләрдән калышмый, басуларда 14 берәмлек техника эшли. Инде 1,6 мең тонна печән (планның 14,1 проценты), 22,5 мең тонна сенаж (46,3%) әзерләнгән, бу  -  бер шартлы терлеккә 8,22 центнер азык берәмлеге дигән сүз.

Хәзер Түбән Кама районында 12 мең баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Терлекләрне кышлату өчен, 15 мең тонна печән, 48 мең тонна сенаж һәм 50 мең тонна силос кирәк булачак.

«Терлекләрне кышлату  азыкның нинди сыйфатта,  нинди срокта әзерләнүенә  бәйле», - ди Түбән Кама муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Мәүләвиев.

Районда терлек азыгы әзерләү темплары буенча «Орсис-агро» хуҗалыгы алда бара, хуҗалык басулары  Афанас, Шәңгәлче, Каенлы, Сухрау һәм башка авылларда урнашкан.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*