ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада мөгезле эре терлекләргә уникаль номерлы чиплар тагылачак
Авыл
  • 22 Май 2020 - 10:39
  • Караулар: 124
Татарстанда эре мөгезле терлекләр санын бердәм идентификацияләү башлана.

Система түбәндәгечә эшли: шәхси хуҗалыкның һәр терлегенә бирка яки чипта бердәм мәгълүмат системасында теркәлгән уникаль номер билгеләнә, теркәүне районның ветеринария хезмәте башкара.

Мал хуҗасы үз хуҗалыгындагы баш санын һәм конкрет терлек буенча ветеринария чараларын электрон базада карый алачак.

Бердәм номердан башка терлекне суярга, шулай ук продукцияне сатарга мөмкин булмаячак. Сатып алучылар, кирәк булганда, әлеге мал турында мәгълүматны бердәм системадан карый алачак.

2020 елда идентификацияләү Татарстанның һәр районындагы база хуҗалыкларында да башкарылачак. Түбән Кама районында мондый хуҗалык - «Кармалы» агрофирмасы.

Килеп туган сорауларны 8-800-444-16-70 (өст.8) телефонына шалтыратып, белешергә мөмкин.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*