ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада язгы кыр эшләренә керештеләр
Авыл
  • 23 Март 2020 - 15:05
  • Караулар: 87
Түбән Кама районы хуҗалыкларында язгы кыр эшләренә керештеләр. 

1000 гектардан артык мәйданда уҗым һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру башланды. Басуларда хәзер 7 трактор эшли: ашлама кертү бара. 

Район хуҗалыкларында 200 тонна орлыкны инкрустацияләүгә керештеләр. Инкрустация - орлыкны чәчүгә комплекслы әзерләүне күздә тоткан технологик методика, аны биологик- химик агулар белән эшкәртү, микроэлементлар һәм үсү регуляторлары катнашмаларын кушу.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар